Ютазы районында савым түбән

Соңгы ике ел эчендә терлекчелек биналарын тамырдан үзгәртү дә нәтиҗә бирмәгән

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Ютазы муниципаль районының “Кәрәкәшле” җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә семинар-киңәшмә узды. Ул терлекчелек тармагы эшчәнлегенең ун айлык нәтиҗәләренә һәм терлекне араннарда асрый башлауга багышланды.
Район авыл хуҗалыгы формированиеләреннән җыелган терлекчелек тармагы белгечләре һәм фермерлар эш көнен узган өч кварталда ирешелгән күрсәткечләргә анализ ясаудан башладылар. Әйтик, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның шушы көненә кадәр 35,792 центнер сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 5496 центнерга күбрәк. Бер сыерга савым 8,52 килограмм тәшкил итә, монысы да 2012 елга караганда бер килограммга артыграк.
Аерым хуҗалыкларга килгәндә, саннар чуар. “Таң”, “Игенче” җәмгыятьләрендә һәр сыердан нибары дүртәр килограмм сөт савып ала. “Кәрәкәшле” җәмгыятендә һәм “Вафауллин” хуҗалыгында бу күрсәткеч -5,48-6,96 килограмм. “Нәбиуллин” хуҗалыгында һәр сыердан 8 килограмм сөт саусалар, Тукай исемендәге җәмгыять сыерларының һәрберсе исә тәүлегенә 9 килограмм сөт бирә. Хуҗалыклар арасыннан иң зур күрсәткеч “АгроМир” җәмгыятендә – 12,89 килограмм.
Ни өчен районда савым түбән? Моның сәбәбе берничә, дип ачыклык кертте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов. Баланска китерелгән азык, сыйфатлы савым, үз вакытында үрчем алу – менә шушы очракта гына терлекчелектә уңышка ирешергә мөмкин. Нәкъ менә шушы чылбырның бер генә буыны “йомшак¬лык” күрсәтсен, бөтен тырышлык юкка чыга. Кайбер хуҗалыкларда сыерларның күпләп үрчем китерүе дә нәкъ менә селекция-нәсел эшенең тәртиптә булмавы турында сөйли, дип билгеләп узды Зарипов.
Районда соңгы ике ел эчендә берничә хуҗалыкның терлекчелек биналары тамырдан үзгәртелгән. Шулай да әлеге үзгәртеп корулар бөтен җирдә дә өмет иткән нәтиҗәләргә китермәгән. Бу уңайдан район башлыгы да үз сүзен әйтте:
- Реконструкция хакына реконструкция кирәк түгел. Сез терлекчелек биналарын яңадан тергезү өчен бер миллион сум гына акча түкмәдегез, ә файдасы юк. Эшкә карашны тамырдан үзгәртми торып, без уңай нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз, - диде ул.
Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.