Татарстанда 860 терлекчелек гаилә фермасы бар

Терлекчелек гаилә фермалары сөт һәм ит җитештерүдә тотрыклы үсеш кичерә

  (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 860 тан артык терлекчелек гаилә фермасы бар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров белдерде.
860 гаилә фермасының 300 е югары технологияле категориягә керә, аларда чит ил фирмалары җиһазлары урнаштырлыган. К.Байтимеров белдергәнчә, терлекчелек гаилә фермалары сөт һәм ит җитештерүдә тотрыклы үсеш кичерә, алар республикада 30 проценттан артык сөт һәм 40 проценттан артык ит җитештерә.
Шул ук вакытта гаилә фермалары эшсез калган авылдашларын эшле итә, аларга хезмәт хакы түли.
Моннан тыш, бу фермерлык предприятиеләре җирле территрияләрне төзекләндерү белән шөгыльләнә.