Әлкидә бозауларда котыру чире билгеләре табылган

Ике бозауда котыру чире билгеләре булуын ачыклап, терлекләрнең материалын Казан лабораториясенә җибәргђннђр

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Әлки муниципаль районындагы “Кызыл Шәрык-Агро”ның Югары Әлморзадагы маллар симертү мәйданчыгында бозауларда котыру чире билгеләре табылган.
Әлеге авыл янындагы маллар симертү мәйданчыгында 345 баш тугызар һәм унар айлык үгезләр асрала. Шундагы ике бозауның үз-үзләрен тотышлары сәер булганга, район ветеринария службасы белгечләре чакырыла. Мал табиблары әлеге ике бозауда котыру чире билгеләре булуын ачыклап, терлекләрнең материалын Казан лабораториясенә җибәрәләр. Ике чирле терлек мәйданчыктан алына, калганнарына котыру чиренә каршы вакцина ясала, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.