Кайбыч халкы 2013 елда продукция сатудан 135 миллионнан артык керем алган

Узган елның ун ае белән чагыштырганда бу 16,6 процентка күбрәк

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның ун аенда Кайбыч муниципаль районының шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукция сатучыларга барлыгы 135 миллион 867 мең сум акча түләнгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 16,6 процентка күбрәк. Бер хуҗалыкка керем 27 762 сум тәшкил итә. Узган ел ул 23 585 сум булган.
Шәхси хуҗалыкларда продукция җитештерү буенча Надеждино авыл җирлегендә яшәүчеләр алда бара. Биредә бер хуҗалыкка 46 500 сум, Багайда – 45 920, Кошманда 43 990 сум акча туры килә. Керемнәрнең зур өлеше ит сатуга бәйле һәм ул 83 миллион 755 мең сумга тигез. Шәхси хуҗалыкларда сөт сатучылар да аның файдасын күрә. Сөт сатудан авыл халкына 40 миллион 341 мең сум акча кергән.
– Сөт җитештерү икътисади яктан отышлы һәм аңа ихтыяҗ беркайчан да кимеми. 2013 елның гыйнвар-октябрь айларында халыктан 3 266 тонна сөт сатып алынды. 2012 ел белән чагыштырганда, үсеш 8 процентка җитте. Моңа продукция сату күләменең һәм сатып алу бәясенең артуы зур йогынты ясады. Агымдагы ел башында халыктан сөтне уртача 11 сум 41 тиеннән җыйсалар, октябрьдә ул 15 сум 52 тиен, ә ноябрьдә 17 сум 20 тиенгә җитте. Мондый югары сатып алу бәяләренең булганы юк иде әле, – ди башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин.
Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасы хәбәр итә.