Фермаларның төзек булмавы – хуҗалыкның таркалуына беренче адым

Тукай районында узган чираттагы семира-киңәшмәдә район җитәкчелеге фермалар төзеклеге мәсьәләсен күтәрде

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Тукай муниципаль районында “Тукай азык-төлек корпорациясе”ндә узган семинарда кышкы чорда терлекне ашату, асрау шартларына игътибар бирелде. Мөсәнниф Ханов җитәкләгән әлеге хуҗалык авыр шартларда да уңышлы эшләгән, терлекчелек тармагын үстергән.
Семинарда катнашучылар район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә иң элек хуҗалыкның Түбән Суыксу авылы бүлекчәсендәге “Доза Агро” комплексында катнашазык әзерләү складына юл тотты.
– Рационны төзергә өйрәнергә кирәк. Азыкта тиешле, кирәкле микъдарда файдалы матдәләр, витаминнар булырга тиеш. Сөт, ит кебек авыл хуҗалыгы продукциясен мул итеп алу өчен, беренче эш итеп рационның составын кайгырту мөһим, – дип сүз башлады район ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов. – “Чаллы Бройлер”, “Кама Бекон” предприятиеләренең югары продуктивлылыгы да нәкъ менә ашатуга, дөресрәге, мал азыгында булган компонентларга бәйле. Алар кошларны һәм дуңгызларны составында 25кә якын компонент: витаминнар, микроэлементлар кертелгән азык биреп үстерәләр. Калган хуҗалыкларда исә компонетлар күп дигәндә биш-алты гына, – диде ул.
Районның ветеринария табибы, токсиколог Раушания Тимашева да терлек азыгында дефицит матдәләр турында сөйләп узды. Әйтик, азыкта каротин җитеп бетмәү мөгезле эре терлекнең, туасы яшь бозауларның сәламәтлегенә, ныклыгына тискәре йогынты ясый. Аннан кала, рацион составында шикәр аз булуы да продуктлылыкны киметүгә китерә.
Мөгезле эре терлектән продукция алу мәсьәләләренә дә тукталдылар.
- Бүгенге көндә сөтнең үзкыйммәте – 18 сум 50 тиен. Без сөтнең литрын 23 сумнан тапшырабыз, – диде Мөсәнниф Ханов. – Рентабельлеккә килгәндә, бу айда безнең хуҗалыкта ул минус 3 процент. Механикалаштырылган биш комплексыбыз бар. Сөт сату белән якынча аена 7 млн 200 мең сум күләмендә керем алабыз. Әлеге акча хуҗалыкны алып барырга, үз көнебезне үзебез күрергә җитә. Ләкин булган бурычларыбызны капларга калмый, – диде ул.
Мөсәнниф Мөсәвир улы кадрлар мәсьәләсен дә күтәрде. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләрлек белгечләрнең җитмәве, предприятиегә якын чит илләрдән эшчеләр ялларга мәҗбүр булуы турында да сөйләп китте. Район башлыгы Васил Хаҗиев та аның фикере белән килешеп: “Безгә югары белемле авыл хуҗалыгы белгечләреннән кала, техникумда укыган, үз эшен төгәл белүче, чыннан да авылда эшләрдәй егетләр-кызлар кирәк”,– диде.
“Тукай азык-төлек корпорациясе”нең Югары Суыксу бүлекчәсендә делегация янгыннан соң төзекләндерелүче сыерлар, яшь бозаулар тотылучы ферманы карап чыкты. Без килгәндә, хуҗалык эшчеләреннән тупланган бригада аның түбәсен махсус җылылык саклаучы материаллар түшәп, калай белән яба иде. Әлеге төзекләндерү эшләре якынча 10 көндә тәмамланыр дип көтелә.
Семинарның чираттагы “Терлекчелек комплексларының кышка әзерлеге” турындагы өлеше исә хуҗалыкның “Борды” бүлекчәсендә узды. Биредә 300 баш малга исәпләнгән, “Тукай азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгының үз көче белән реконструкцияләнгән терлек фермасын тел шартлатып карарлык иде. Әле җәй башында гына әлеге ферма бик аянычлы хәлдә булган.
Семинар ахырында исә ул фермаларны төзекләндерүгә басым ясады: эштән курыкмаска, матди авырлыклардан чыгу юлларын күрә белергә, тырышырга кирәк, диде.
Бу хакта “Якты юл” газетасы хәбәр итә.