Россия аграр ведомствосында туфракны известьлау буенча ТР тәҗрибәсен бәяләделәр

Ачы туфракны известьлау өчен агымдагы елда республика бюджетыннан 250 миллион сум акча бүленгән.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында ачы туфракны известьлау буенча Татарстанның уңай тәҗрибәсен билгеләп үттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, РФ авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов 2019-2024 елларда ачы туфракны известьлау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәргән. Хатуов сүзләренчә, агымдагы елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан туфракны известьлауга тотылган чыгымнарны каплау өчен федераль бюджеттан ел ахырына кадәр 1 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында фаразлауларынча, дәүләт ярдәме аркасында 3,4 миллион гектар мәйданда ачы туфракны известьлау буенча планлаштырылган чараларны үтәү нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә алынган ашлык берәмлегенең бәясе 2030 елга кадәр 66 миллиард сум тәшкил итәчәк.

«Киңәшмә барышында Җамбулат Хатуов ачы туфракны известьлау буенча Татарстанның уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте», - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Аның сүзләренчә, ачы туфракны известьлау өчен агымдагы елда республика бюджетыннан 250 миллион сум акча бүленгән.