news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр авыл ипотекасы программасы буенча 5 млрд сумнан артык акча алды

Татарстанда 2,3 меңнән артык гаилә авыл җирендә ташламалы шартларда күчемсез милек сатып алып, авыл ипотекасы программасыннан файдаланган.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2,3 меңнән артык гаилә авыл җирендә ташламалы шартларда күчемсез милек сатып алып, авыл ипотекасы программасыннан файдаланган. Кредит оешмасы бу максатларга 5 млрд сумнан артык акча бүлеп биргән инде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Банктан хәбәр итүләренчә, мондый кредитның уртача чегы 2,2 млн сум тәшкил итә.

«Авылда туып-үстем, шуңа күрә шәхси йортта яшәргә яратам. Биредә уңайлы да, тыныч та. Хәзер авыл ипотекасы буенча яңа йорт сатып алдым һәм сөенеп бетә алмыйм», — дип уртаклашты программада катнашучыларның берсе - Питрәч районында яшәүче Гүзәлия Хәсәнова.

Ипотеканы Россия территориясендә даими яки вакытлыча теркәлгән һәм 21 яше тулган кешеләр ала ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 3 млн сумга кадәр. Беренчел взнос 10 процент тәшкил итәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100