Апас районында машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор булып ир-ат танылды

Сыер савучыларга тиз һәм дөрес итеп саву аппаратларын сүтеп җыю бурычы куелды, ә технологлар ясалма орлыкландыру буенча лаборатория эшләре үткәрделәр.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Апас районыннан 21 машина белән сыер саву операторы һәм 10 ясалма орлыкландыру технологы һөнәри осталыкта ярышты. Ярыш Борнаш авылының терлекчелек фермасы базасында узды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында узган чарада район башлыгы Равил Хисаметдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов, «Свияга» агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов катнашты.

Гадәттәгечә, конкурс берничә этапта узды. Катнашучылар, эш тәҗрибәсенә таянып, үзләренең теоретик белемнәрен күрсәтте. Сыер савучыларга тиз һәм дөрес итеп саву аппаратларын сүтеп җыю бурычы куелды, ә технологлар ясалма орлыкландыру буенча лаборатория эшләре үткәрделәр.

Машина белән сыер саву операторлары арасында беренче урынны 34 яшьлек Илмас Сәмигуллин алды. Көмеш медальгә «Ибраһимов һәм К» хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Нигъмәтуллина лаек булды. Өченче урын Айгөл Фәизовага бирелде.

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында беренче урынны «Нур» хуҗалыгыннан Нәгыйм Кадыйров алды. Икенче урынны Горбунов исемендәге бүлекнең Дәвеш бүлекчәсеннән Фәяз Зиннәтуллин яулады. Өченче урында Тәүгелде авылыннан Марсель Гаязов булды.

Терлекчелек тармагының республика күләмендә зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләргә 3000, 2000 һәм 1000 сум күләмендә премияләр тапшырылды.