Башак тулганда яңгырлар яумаганга, Яңа Чишмәдә былтыргы уңыш булмаска мөмкин

Яңа Чишмә игенчеләре, яңгырлар башланганчы, көзге культураларны 2-3 көн эчендә җыеп бетерергә ниятли.

(Яңа Чишмә, 2 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Башак тулган вакытта яңгырлар булмау Яңа Чишмә районында былтыргы уңыш күрсәткеченә ирештермәскә мөмкин. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов шулай дип фаразлый. Бу хакта ул бүген журналистларга белдерде.

Яңа Чишмә районында урып-җыюга 27 июльдә керешкәннәр. Леонид Богомолов әйтүенчә, быелгы һава шартлары былтыргы кебек үк мул уңыш җыеп алуны вәгъдәләми. Аеруча башак тулганда яңгырлар булмау эзсез узмаган. “Кырлар, башаклар әйбәт тә кебек, ләкин бөртек тулы түгел”, - ди ул.

Аның сүзләренчә, былтыр район буенча 144 мең тонна икмәк җыеп алынган. “Уңыш гектарыннан 31,5 центнер тәшкил итте. Чистартудан соң шул 30,5 центнер булгандыр. Быел аңа җиткерә алмабыз дип уйлыйм, тырышабыз инде анысы, бәлки, бөртеккә кукурузаны исәпкә алып, җиткерә алырбыз”, - дип белдерде.

Леонид Богомолов сүзләренчә, уракта эшләр өчен техника җитәрлек, проблемалар юк. “Бер комбайнга йөкләмә 600 гектарга якын. Республика буенча ул 500 гектарга якын”, - диде.

Бүгенгә барлыгы 6 мең гектар җир суктырылган. “Бүгенгә ул 6 мең тонна ашлык тәшкил итә, хәзергә 15 проценты җыеп алынган дияргә була. Әлегә һава торышы сөендерә, киләсе атнадан яңгырлар фаразлана, менә ул комачауларга мөмкин. Сабан культураларын җыярга әле иртәрәк, көзге культураларны 2-3 көн эчендә җыеп бетерәсе иде. Алар барлыгы 15 мең гектар мәйданда. Булдыра алырбыз дип уйлыйм”, - дип белдерде.

Леонид Богомолов комбайнчыларны тырышып эшләргә этәрүче чаралар булуын әйтте. “Безнең инде ничәнче ел районда урып-җыю эшләрендә стимул бирүче программалар гамәлдә. 4 класслы комбайн бар. Дөрес, аерым бер класслы комбайнны безнең иске “Нива” белән чагыштырып булмый инде анысы”, - диде. Беренче нәтиҗәләрне дүшәмбе игълан итмәкче булалар. Һәр класс комбайн буенча иң күп суктырган комбайнчыга 2 мең сум премия, комбайн ярдәмчесенә 1 мең сум, машинада иң күп ашлык ташучыга шулай ук 1 мең сум акча бирелә.

Районда барлыгы 88 мең гектар сөрүлек җире чәчелә. Аның өчтән бер өлешен “Кулон” агрофирмасы били, тагын өчтән бере “Агро-Основа” агрофирмасына карый, калган 30 мең гектар җир крестьян-фермер хуҗалыклары арасында бүленгән. “Техник культуралар 7,5 мең гектар җирне алып тора. Без быел орлык маена 2,5 мең гектар көнбагыш чәчтек. Быел беренче тапкыр горчица чәчеп карадык. Нәрсә килеп чыгар – карарбыз. Әлегә яхшы гына күренә. 1,5 мең гектар мәйданда рапс үсә”, - диде.

  • Бүген журналистлар өчен басуларда комбайнчыларның сәламәтлеген тикшерү чараларын күрсәтү буенча пресс-тур оештырылды.