Татарстанда ел башыннан алып 68 мең тонна кош ите һәм 460 миллион данә йомырка җитештерелгән

Бу узган елның шул чорына карата 108 һәм 113 процент тәшкил итә

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда ел башыннан алып 68 мең тонна кош ите һәм 460 миллион данә йомырка җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата 108 һәм 113 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Татптицепром» ААҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.
“Лениногорск кошчылык фабрикасы” ҖЧҖ кошчылары иң югары нәтиҗәгә ирешкән, алар 32 миллион данә йомырка җитештергән. Бу узган елның шул чорына карата 107 процент тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек, әле күптән түгел генә предприятие әлеге продукциянең яртысын гына җитештерә иде.
“Юбилейная” кошчылык фабрикасы” ААҖ дә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, биредә 291 миллион данә йомырка җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата 107 процент дигән сүз. “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ сәүдә челтәренә 42 мең тонна кош ите (109 процент) озаткан. “Ак Барс” кошчылык комплексы 13 мең тонна кош ите җитештергән. Бу узган елның шул чорына карата 112 процент тәшкил итә.