news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Роспотребнадзорга «Кыр көне 2020» күргәзмәсен контрольдә тотарга кушты

Татарстанда «Кыр көне 2020» агрокүргәзмәсе ачылды. Ул Лаеш районында ачык һавада үткәрелә.

Миңнеханов Роспотребнадзорга «Кыр көне 2020» күргәзмәсен контрольдә тотарга кушты
архив / Рамиль Гали

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорга «Кыр көне 2020» агрокүргәзмәсен оештыруны катгый контрольдә тотарга кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«Президент тарафыннан Роспотребнадзорга әлеге чараны оештыруда барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый рәвештә үтәргә дигән бурыч куелды», - диде Галимова.

Иртәгә ТР Президенты «Кыр көне 2020» агрокүргәзмәсенә килә. ТР Президенты терлекчелек, үсемлекчелек, фән, хуҗалык итүнең кече формалары, агросәнәгать комплексын механикалаштыру һәм цифрлаштыру блоклары белән танышачак.

«Ачык һавадагы традицион формат санитар-эпидемиологик вазгыять шартларында безгә әлеге чараны үткәрергә мөмкинлек бирә», - дип ачыклык кертте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

«Кыр көне 2020» агрокүргәзмәсендә Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 200гә якын компания катнаша. Агрокүргәзмә инде алтынчы тапкыр үткәрелә, ул бүген ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100