news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә татар токымлы атлар өчен азык әзерлиләр

Фермер Чиябашта арендага алган кырларында үстерелгән күпьеллык үләннән сенаж сала, печән хәзерли.

Әлкидә татар токымлы атлар өчен азык әзерлиләр
http://alki-rt.ru

(Әлки, 2 июнь, «Татар-информ»,«Әлки хәбәрләре»). Әлкинең Әхмәт авылында фермер Фәнис Бакиров атлар өчен азык хәзерләүгә кереште. «Бакиров» крестьян-фермер хуҗалыгында 300дән артык ат асрала. Аларның күбесе татар токымлы атлар . Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Моннан тыш, Фәниснең савым сыерлары, симертүдә үгезләре, берничә дистә сарыклары бар. Фермер Чиябашта арендага алган кырларында үстерелгән күпьеллык үләннән сенаж сала, печән хәзерли.

Атлар утарында бер баз сенаж салып куйганнар инде. Хәзер икенче базга ташый башлаганнар. Шулай ук 300 рулон печән көйләгәннәр. Бүген шул печәнне Чиябаш кырларыннан ташып, өсте ябулы корылма астына урнаштыру белән мәшгульләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100