Татарстанда ел башыннан алып шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары 3,1 миллиард сумлык 11,3 кредит алган

Шәхси хуҗалыклар һәм фермерлык хуҗалыклары бу акчаларны үз эшләрен үстерүгә юнәлдергән

  (Казан, 2 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда ел башыннан алып шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары 3,1 миллиард сумлык 11,3 кредит алган. Шәхси хуҗалыклар һәм фермерлык хуҗалыклары бу акчаларны үз эшләрен үстерүгә юнәлдергән. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Кукмара районында шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларына 209 млн. сумлык 873 кредит бирелгән. Балтач районы авыл хезмәтчәннәре 160 млн. сумлык 655 кредит алган. Нурлат районында 299 млн. сумлык 555 кредит авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән.
Буа хезмәтчәннәре 138 млн. сумлык 495 кредит, Актанышлылар 127 млн. сумлык 524 кредит, Мөслимдә 136 млн. сумлык 480 кредит алганнар.
Шул ук вакытта Чистай, Менделеевски, Кама-Тамагы, Бөгелмә, Баулы һәм республиканың башка районнарына 70 кредит бирелгән.