Татарстанда 424,9 мең тонна печән һәм 992,3 мең тонна сенаж әзерләнгән

Республика буенча мал азыгы бер баш шартлы терлеккә уртача 7,9 ц азык әзерләнгән

  (Казан, 2 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 424,9 мең тонна печән һәм 992,3 мең тонна сенаж әзерләнгән. Республика буенча мал азыгы бер баш шартлы терлеккә уртача 7,9 ц азык әзерләнгән. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Буа районында мал азыгы бер баш шартлы терлеккә уртача 14,1 ц, Сарманда 10,8 ц, Азнакайда 10,4 ц, Биектауда 10,1 ц әзерләнгән.
Яңа Чишмә, Минзәлә, Чирмешән, Чистай районнарында терлек азыгы әзерләү темплары бик түбән.