Әлкидә печән чабу эшенә элекке елларга караганда ике атнага алдарак тотынганнар

“Кызыл Шәрыкъ - Агро” ААҖ хуҗалыкларында кышка азык әзерләү оешкан төстә башкарыла

 (Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Быел Әлки муниципаль районында печән чабу эшенә элекке елларга караганда ике атнага алдарак тотынганнар. Бу исә күпьеллык үләннәр аеручы сусыл, йомшак, витаминнарга бай чор дигән сүз.

“Кызыл Шәрыкъ - Агро” ААҖендә тулаем алганда савым сыерлары асрала. Аларны моноазык белән тукландыралар. Шуңа күрә дә биредә сенаж салуга зур игътибар бирелә. Әлеге предприятие хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне чабуның беренче этабы тәмамланып килә. Әлегә 500 гектары орлык алу һәм тагын 200 гектары терлекләрне яшеллек белән тукландыру өчен калдырылган.

“Үзәк Әлки” филиалында күпьеллык үләннәрне оешкан төстә җыеп алганнар. Биредә 11106 тонна сенаж салынган, 1059 тонна югары сыйфатлы үлән, 581 тонна яшел масса әзерләнгән. Хәзерге вакытта 100 гектар мәйданнан көн саен 25 тонна яшел массаны “Каргопольский” сөт комплексына җибәрәләр.

“Көнчыгыш Әлки” филиалында 1450 гектар күпьеллык үлән бар. Бирелә 7,5 мең тонна сенаж, 400 тонна печән әзерләнгән.

“Көньяк Әлки” филиалында 15 мең тонна сенаж салырга өлгергәннәр, биредә күпьеллык үләннәр 2799 гектар тәшкил итә.

Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.