news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында Марат Җаббаров киңәшмә үткәрде

Анда авыл хуҗалыгы культураларын дөрес итеп үстерү һәм мул уңыш алу өчен яңа технологияләрне куллану ысулларын өйрәнделәр.

Нурлат районында Марат Җаббаров киңәшмә үткәрде
http://nurlat-tat.ru

(Нурлат, 2 июнь, «Татар-информ», «Дуслык», Зөлфия Галиуллина). Нурлатта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында киңәшмә үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә алты районнан килгән җитәкче, республиканың эре хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре авыл хуҗалыгы культураларын дөрес итеп үстерү һәм мул уңыш алу өчен яңа технологияләрне куллану ысулларын өйрәнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100