Татарстан кошчылары ел башыннан алып 45 мең тонна кош ите җитештергән

Бу узган елның шул чорына карата 21 процент тәшкил итә
(Казан, 2 июнь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан кошчылары ел башыннан алып 45 мең тонна кош ите җитештергән. Бу узган елның шул чорына карата 21 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына “Татптицепром” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.
Шушы ук чорда 297 миллион данә тавык йомыркасы җитештерелгән, бу узган елның шул чорына караганда 5 процентка кимрәк. Бройлер–чебиләренең тәүлеклек уртача артымы 52 грамм тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечкә якын. Кошларның баш саны да шул ук дәрәҗәдә (9 миллион баш) калган.