Татарстанның Бөгелмә районында умартачылар конкурсы узды

Һөнәри осталык конкурсында барлык категория хуҗалыкларның умартачылары катнашты
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бөгелмә районында (анда 4 меңнән артык корт гаиләсе исәпләнә) умартачылар арасында һөнәри осталык конкурсы узды. Ул әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм тармаккка яңа кадрлар җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Умартачылык буенча дәүләт идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Конкурс теоретик һәм гамәли өлештән гыйбарәт булды. Беренче өлештә умартачыларның бөҗәкләрне үрчетү, шулай ук корт гаиләләрен асрау һәм аларны аеруча еш очрый торган авырулардан саклау принципларын ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерделәр. Икенче өлештә исә конкурсантлардан гамәли күнекмәләр: умарталар өчен рамнар ясау, рам эченә тимерчыбык сузу, рамнарга кәрәз урнаштыру, умарталарны чистарту, яңа корт гаиләләре формалаштыру һәм башкалар таләп ителде. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.