Татарстан аграрийлары язгы чәчүлекләрне тукландыруга кереште

Бүгенге көндә бу эш 173 мең гектар мәйданда башкарылган, шуның 30 мең гектары Татарстанның Сарман районына туры килә
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан игенчеләре чәчүлекләрне карау буенча комплекслы чаралар үткәрергә керште. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бу эштә Татарстанның Әлки, Зәй, Нурлат, Сарман, Арча һәм башка районнары аграрийлары әйдәп бара. Республикада чәчүлекләр 98 мең гектар мәйданда (узган елгы дәрәҗәдә) авыруларга каршы эшкәртелгән. 682 мең гектар мәйданда чүп үләннәренә каршы чаралар үткәрелгән. Узган ел ул 525 мең гектар мәйданда башкарылган булган.
Көннәрнең яңгырлы торуы аркасында уҗымнарны чүп үләннәренә каршы тырмалау акрынрак темпларда алып барыла. Бүгенге көндә бу эш 408 мең (узган елда – 477 мең) гектарда башкарылган.
Язгы чәчүлеләрне тукландыру 173 мең гектар мәйданда башкарылган, шуның 30 мең гектары Сарман районына туры килә.