Г.Нигъмәтуллина: Үзебездәге кош фабрикаларыннан алынган йомыркаларның бик азы гына яраклы

Чит ил җитештерүчеләре белән эшләү җайлырак, ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Чит илдән кайтартылган йомыркаларның чыгышы кимендә 87 процент тәшкил итә. Россия җитештерүчеләре саткан йомыркаларныкы исә күпкә түбәнрәк. Арча районы “Нигмәтуллина” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шулай дип белдерде.

Әлеге крестьян-фермер хуҗалыгы тавык һәм күркә, каз һәм үрдәк бәбкәләре чыгару белән шөгыльләнә. Узган ел гына да биредә 180 мең чеби чыгарылган һәм сатылган.

Чеби чыгару өчен йомыркаларны чит илдән заказ биреп кайтарталар. Сәбәбе – аларның сыйфаты югары булуда.

“Үзебездәге кош фабрикаларыннан алынган йомыркаларның бик азы гына яраклы була. Үрдәк йомыркаларын Карачай-Черкес Республикасыннан алып кайтабыз. "Мулат" дигән токымның йомыркаларын чит илдән дә кайтартабыз. Күркәләр өчен йомыркалар Канададан кайтартыла. Чит илләрдән кайтартуның тагын бер сәбәбе – алар йомыркаларны вакытында, сөйләшенгәнчә җибәрә. Алар белән эшләү бик җайлы. Шулай ук чит илдән кайтартылган йомыркаларның барысы да бертөрле. Аны инкубаторга куйгач, кумак дигән әйбер була. Чит ил йомыркаларында ул бик аз күләмдә очрый. Россия җитештерүчеләре белән сөйләшкәндә, алар башта үзебезне йомырка белән тәэмин итәбез, аннан калганын гына сезгә бирәбез, диләр. Ә безгә йә эре, йә вак кйомыркалар гына кала”, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы.

Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренчә, йомыркалар салынганнан соң Арча инкубаторына күп дигәндә 5-7 көндә килеп җитә.

Йомырка эре булса, чеби дә эре була икән. Әмма андый йомыркаларның чыгыш процентны да түбәнрәк, ди инкубатор хуҗасы.

Чебиләр 21 көндә, үрдәкләр 27,5 көндә, күркә 26-27 көн, каз 29-31 көн эчендә чыга. Әмма моның өчен инкубаторда барлык технологик таләпләрне үтәргә, җылылык, дымлылыкны исәпкә алырга кирәк. "Нигмәтуллина" хуҗалыгында бу эш инде күптәннән җайга салынган. Гөлшат ханымның ярдәмчеләре һәр эшне үзләре белеп, җиренә җиткереп башкара. Йомыркалар кайсы көнне, сәгать ничәдә куелган, кайчан каралган – һәр нәрсә билгеләнеп һәм язылып бара.

“Дөрес” йомырка нинди була?


Хәзер күпләрнең өйләрендә кечкенә генә инкубаторлар урнаштырылган һәм чеби-бәбкәләрне шунда гына чыгаралар. “Нигмәтуллина” крестьян-фермер хуҗалыгы технологлары сәламәт чеби яки бәбкә чыгару өчен нинди йомырка сайларга кирәклеген өйрәтте.

Йомырка уртача зурлыкта, түгәрәгрәк булырга тиеш. Әгәр йомырка зур булса, бу бик үк яхшы түгел, ди белгечләр. Йомырка вак булган очракта бөтенләй дә чеби яки бәбкә чыгу ихтималы аз. Моннан тыш, йомырка озынча булса, шулай ук аңардан чеби чыкканны көтү файдасыз.

Иң мөһиме – йомырканың кайчан салынуы. Йомырканың ничә көнлек булуы чеби һәм бәбкәләрнең чыгуына йогынты ясый, икән.