news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың Баш ветеринары Әлки комплекслары эше белән танышты

Ул биредә яшь терлекләрнең сакланышы, аларны тәрбияләү шартлары белән кызыксынды, сөт җитештерүне арттыру буенча киңәшләрен бирде.

(Әлки, 2 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында республиканың Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов булып китте. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Баш ветеринария табибы «Кызыл Шәрык» агрохолдингының Карга сөтчелек комплексы эше белән якыннан танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул биредә яшь терлекләрнең сакланышы, аларны тәрбияләү шартлары белән кызыксынды, сөт җитештерүне арттыру буенча киңәшләрен бирде.

Алмаз Хисаметдиновны Чуаш Кичүе, Юхмачы, Хузангай терлекчелек комплексларында эшләрнең барышы белән дә таныштырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100