Чүпрәле фермеры көн саен 200 кг кыяклы яшел суганны сатуга җибәрә

Халитовлар бу эшләрнең һәммәсен үз акчаларына, бернинди грантсыз, программаларга кермичә, башкара.

(Чүпрәле, 2 март, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәленең Иске Шәйморза авылында яшәүче Гөлнара һәм Илдус Халитовлар суган үстерү белән шөгыльләнә. Алар көн саен 200 кг күләмендә кыяклы яшел суганны сатуга җибәрә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Җәй айларында тотындык бу эшкә. Фермалар янына атлап түгел, техника белән дә үтеп кермәслек иде. Шуларны чистартып, инде ишелергә торган ферма бинасын төзекләндердек, тәрәзәләр, ишекләр куйдык, эчке ягын матурайттык», — ди Илдус.

Илдуска ярдәмгә авылдашлары, дуслары, моңарчы вахта ысулы белән эшләп йөргән ир- егетләр килгән. Алар бергәләп ферма территориясен дә чистартканнар һәм, кыяклы яшел суган үстерешә торган хатын-кызлар белән, барлыгы 15ләп кеше, эшмәкәрнең уң кулы булып торалар.

Суган орлыкларын Волгодонск шәһәреннән кайтарта. Аларны үстерү үзенчәлекләренә төшенә. Гомумән, Илдус белән 2-3 минут кына бу хакта сөйләшсәң, аның бу эшкә «баштанаяк» чумганлыгын аңлыйсың. Ул үсемлекләрне суда, ачык һавада һәм башка төрле әллә нинди ысуллар ярдәмендә үстерү нечкәләрен сөйли.

«Сорты уңышлы туры килеп, тишелеше әйбәт булса, тиешле температураны тотсаң, кыяклы суганның табышы зур», — ди ул.

Фермерлар өчен иң зур проблемасы — товарны вакытында урнаштыра, сата белү. Халитовлар кыяклы яшел суганны көн саен 200 кг күләмендә сатуга җибәрә. Аның беразын Түбән Новгород шәһәреннән килеп алалар, калган өлешен Илдус Ульяновск шәһәренә илтә. Халитовлар бу эшләрнең һәммәсен үз акчаларына, бернинди грантсыз, программаларга кермичә, башкара.

— Без күбрәк җиләк-җимеш базалары белән эшлибез. Ихтыяҗ зур, көненә 500 кг га кадәр сораучылар бар, әмма без әлегә бу күләмдә эшләп җиткерә алмыйбыз, киләчәктә шуңа омтылырга исәп, — ди эшмәкәр.