АПК белгечләре КДАУда «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча белемен күтәрә

Дизель ягулыгы аппаратурасын һәм гидравлик системаларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белгечләре дә курслар уза ала

 (Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары башланды, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.

Кичә башланган әлеге курсларда 18 декабрьгә кадәр Татарстан муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизациия буенча консультантлары, хуҗалыкларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары укыячак.

Курслар 3 этапта уза: 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр, 7 - 11 декабрьдә һәм 14 - 18 декабрьдә.

Укырга килүчеләр укулар башланыр алдыннан керү контролен узалар, курслар тәмамланганнан соң - компьютерларда тестлар рәвешендә чыгу контролен.

Укырга килүчеләр, программаны үзләштерү нәтиҗәсендә, түбәндәге белемнәрне һәм күнекмәләрне алалар:
- авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү, эксплуатацияләү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү;
- тракторларны эксплуатацияләү һәм аларга аларга техник хезмәт күрсәтү;
- саву аппаратларын көйләү һәм эксплуатацияләү;
- терлекләргә азык өләшү җайланмаларын көйләү һәм эксплуатацияләү.

Шулай ук 7-11 декабрьдә дизель ягулыгы аппаратурасын һәм гидравлик системаларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белгечләренең (мастер-наладчикларның) квалификациясен күтәрү курслары узачак. Бу курсларның максаты – дизель ягулыгы аппаратурасы һәм үзебездә җитештерелгән һәм чит илләр тракторларының гидравлик системалары буенча белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен сыйфатлы итеп үзгәртү.