Зәйдә шикәр чөгендерен алу эшләре тиздән тәмамлана

Уңыш гектарыннан уртача 235-240 центнер тәшкил итә.

(Зәй,1 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәй районында шикәр чөгендере алу тәмамлануга бара. 29 сентябрьгә 1800 гектарда татлы тамыр аласы гына кала. Уңыш гектарыннан уртача 235-240 центнер тәшкил итә. Чөгендер казуга 12 «Ропа» комбайны җәлеп ителгән.

Чөгендер алу «Восток»ның — Сармаш, «Зәй» агрофирмасының — Аксар, «Зәй шикәре» агрофирмасының 115 гектар биләгән Онбия авылы янәшәсендә бара. Соңгысында өч комбайн эшли. Уңыш биредә гектарыннан 280 центнер тирәсе чыга.

«Коры, үтә эссе җәйдә чөгендер булмас дип кайгырган идек, сентябрьнең шифалы яңгырлары аны үсүгә китерде, уңыш булгач, күтәренке кәеф белән эшлибез», — ди комбайнчы Шәйхенур Миннекәев.

Басуны бер әйләнүгә бункер шыплап чөгендер белән тула. Басу-кырлап чөгендер өемнәре тезелгән.

«Җәй буена биредә бер дә явым-төшем булмады. Көзен яуган шифалы яңгырлар чөгендергә калкынып китеп, шактый үсәргә мөмкинлек бирде. Алдагы елда көзен җир яхшы итеп эшкәртелде. Җәен әлеге мәйдан чүп үләннәренә каршы өч мәртәбә эшкәртелде, бер мәртәбә яфрактан тукландырылды. Аннан ике мәртәбә рәт аралары эшкәртелде, — ди «Чыбыклы» бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Камалиев.

Комбайнчылар һава торышының коры булуыннан файдаланып, бер минутны да исраф итмичә эшли.