Әлки районында бүген бәйрәм ярминкәсе була

Өлкәннәргә сатып алган әйберләрен транспорт белән өйләренә илтеп кую оештырылачак.

(Әлки, 1 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). 1 октябрьдә иртәнге сәгать 9да Базарлы Матак үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә.

Сатуга бөртек, фураж, көрпә, ит, сөт һәм аннан эшләнгән ризыклар чыгарылачак. Шулай ук бәрәңге, кишер, чөгендер, суган һәм башка төр яшелчәләр тәкъдим ителер. Ярминкәдә салам, печән булыр дип көтелә.

Халыкка утын, такта да тәкъдим ителәчәк. Өлкәннәргә сатып алган әйберләрен транспорт белән өйләренә илтеп кую оештырылачак.