Биектауның Суыксу авылы агымдагы ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Ел авыр килүгә дә карамастан, җәмәгать һәм шәхси сектордагы терлекләрне җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык белән тәэмин итә алганнар

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Биектау муниципаль районының Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев 2010 елның узып киткән чорында башкарылган эшкә хисап ясады, дип хәбәр ителә “Биектау хәбәрләре”ндә.
Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе бүгенге көндә уңышлы хәл ителгән – җәмәгать һәм шәхси сектордагы терлекләрне җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык белән тәэмин итә алганнар. “Суыксу” җаваплылыгы чикле ширкәте халыкка ашлык фуражы бүлеп бирә алган. Хәзерге вакытта Суыксу авыл җирлеге территориясендә 210 хуҗалык бар, аларда 287 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән, 152 сыер.
Авылларда урнашкан бюджет учреждениеләре үзләренә йөкләнгән бурычларны үти, халыкка мәдәни, социаль, медицина хезмәтләре күрсәтелә. Оптимизация кысаларында быел Кондырлы авылындагы башлангыч мәктәпне япканнар, балаларны укырга автобус белән Суыксуга китерәләр. Сүз уңаеннан, бюджет учреждениеләрен тотуга акчаны экономияләү максатларында биредә авыл җирлеген, медпунктны һәм китапханәне бер бинага урнаштырганнар.
Проблемалар да бар. Суыксу халкын начар юллар борчый. Монда бары үзәк урам гына асфальтланган, ә калганнары язын һәм көзен үтеп йөри алмаслык баткаклыкка әйләнә. Ташсу һәм Чәмәк авылларында яшәүчеләр юллар һәм күпер төзүне күптән үтенә. Җыенда алар шушы “сакаллы” проблеманы яңадан күтәрде. Суыксу авылында суүткәргечне төзеп бетерергә кирәк. Проект-смета документациясе әзер, алай гына да түгел, 1600 метр торба салынган, ә аларның гомуми озынлыгы 4300 метр тәшкил итә. Башланган эшне тәмамлар өчен акча юк. Авылда яшәүчеләр район җитәкчелегеннән шушы мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм алуга өметләнә.
Җыелышта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Раил Зәйнуллин катнашты, ул районның киләчәктә социаль-икътисади үсеш планнары турында сөйләде, авылда яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде.