Актаныш муниципаль районының хужалык җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды

Аның төп темасы терлек азыгы әзерләүгә багышланды

 (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Актаныш муниципаль районының хужалык җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Семинар “Ташкын” хуҗалыгында башланды, аның төп темасы терлек азыгы әзерләүгә багышланды.

“Ташкын” хуҗалыгының терлек торагы ремонтланган, бөтен технологик таләпләргә җавап бирерлек. Хуҗалыкның җәйге лагеренда саву залы, бозау караучылар бүлмәсе, сөт үткәргеч, терлек почмагы һ.б. бүлмәләр бар. “Ташкын” хуҗалыгында печән әлегә җитәрлек. Колхозчыларга да 3 мең цетнер печән таратылган.

Җәй коры килү сәбәпле, хуҗалыкның саламы юк. Район хакимияте башлыгы Ф.М.Камаев бу катлаулы мәсьәлә буенча су басу куркынычы янаган зоналарда печән әзерләргә кирәклеген, районнан читкә печән сату катгый тыелуын белдерде.

“Чишмә” хуҗалыгының Аккүз фермасы каралды. Хуҗалыкның басуында үсеп килгән культуралар дымга сусаган, башактагы бөртекләрне саклау максаты куелган. Печән әзерләү әкрен бара. Шушы көннәрдә сыйфатлы терлек азыгын әзерләргә кирәк, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.