Татарстанда авыл хуҗалыгы техникумнары арасында VIII җәйге Спартакиада узды

Чарада 7 профиль уку йортында белем алучылар катнашты
(Казан, 1 июнь, “Татар–информ”). Минзәләдә Татарстанның авыл хуҗалыгы техникумнары арасында VIII җәйге традицион Спартакиада узды. Чарада Буа, Минзәлә, Әтнә, Казан, Чистай, Тәтеш һәм Лаештан 7 профиль уку йортында белем алучылар катнашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Ел саен ярышлар республиканың авыл хуҗалыгы техникумнары булган төрле шәһәрләрендә уза. Узган ел яшь спортчылар Тәтештә җыелды, быел алар Минзәләдә көч сынашты. Искәртеп узабыз, ярышларның хуҗалары команда беренчелегендә мактаулы икенче урынны яулады.
Җәйге Спартакиадада милли көрәш спортның төп төрләреннән берсе санала. Моннан тыш, командалар спортның аркан тартышу, җиңел атлетика, футбол һәм волейбол кебек төрләрендә көч сынашты. Ярышларда уку йортларыннан иң яхшы спортчылар катнашты.
Буа авыл хуҗалыгы техникумы командасы – беренче, Минзәлә техникумы вәкилләре – икенче, Әтнә командасы – өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, ә яшь батырларга, моннан тыш, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы әзерләгән исемле сәгатьләр тапшырылды.