news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең йөкләрен ташу кагыйдәләрен аңлаттылар

Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр белән эш элеккеге режимда дәвам итә, әмма коронавирус таралуны булдырмау кагыйдәләре үтәлергә тиеш.

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең йөкләрен ташу кагыйдәләрен аңлаттылар
agro.tatarstan.ru

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән чараларны үтәү шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хәрәкәт итүе һәм йөк ташуына кагылышлы аңлатма бирде.

Ведомствода 31 мартта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларга үз-үзен изоляцияләү чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәт алу тәртибен кертә торган карарны имзалады, дип искәрттеләр.

«Эшкә баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә эш бирүче белешмә бирелергә тиеш. Йөк ташу өчен, шул исәптән азык-төлек продуктларын, йөкне җибәрүче өстәмә рәвештә расланган форма буенча белешмә рәсмиләштерергә тиеш. Белешмәләр Татарстан территориясе буйлап хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәт итүгә кагылмый, диелә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында басылган хәбәрдә.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең эше элеккеге режимда дәвам итә, әмма яңа төрдәге коронавирусны таратуны булдырмау буенча барлык тәкъдимнәрне үтәргә кирәк булачак. Аерым алганда, агросәнәгать предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләргә, хезмәткәрләрне перчаткалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100