news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аграр тармакка ташламалы кредитлар өчен хөкүмәт 153 миллиард сум бүлеп бирәчәк

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре тотрыклы эшләсен өчен хөкүмәт тагын 153 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Илнең премьер-министры Михаил Мишустин шул турыда белдерде. Моны «Российская газета» яза.

Акчалар кыска вакытлы һәм инвестицион кредитларны ташлама белән бирү өчен кирәк. Финанслау аграрийларның элеккеге займнарын субсидияләргә мөмкинлек бирәчәк, өстәвенә, ставкасы да ташламалы калачак.

Мишустин сүзләренчә, бу чаралар хуҗалыкларга алга таба уңышлы үсәргә, кешеләрне сыйфатлы ризык белән тәэмин итеп, азык-төлек иминлеге мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100