news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗелеләр Ижевскида Сабан туен үткәрүдә катнашты

Әгерҗелеләр Ижевскида Сабан туен үткәрүдә катнашты
"Әгерҗе хәбәрләре"

Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев җитәкчелегендәге 150 кешелек делегация Ижевскида милли Сабан туен уздыруда зур ярдәм күрсәтте.

Район үзәкләштерелгән клублар системасы хезмәткәрләре, үзешчән артистлар, бию коллективлары милләттәшләребезгә искиткеч матур концерт тәкъдим итте. Туган як, дуслык, Сабантуй турындагы җырлар да, күз явын алырлык костюмнардан сәхнәне балкыткан биючеләрнең чыгышлары да көчле алкышларга күмелде. бу турыда «Әгербе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Бу көнне милләттәшләребез китапханәчеләр тәкъдим иткән район тарихы, Әгерҗе турындагы, җирле язучыларыбызның китаплары, музей хезмәткәрләре әзерләгән «Татар өе» һәм «XIX гасыр ахыры XX гасыр башында Әгерҗе төбәгенең мәгърифәтче һәм дин эшлеклеләренең рухи мирасы» дип исемләнгән күргәзмәләр белән дә танышты.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Президент Рөстәм Миңнехановның Сабан туе котлавын укыды. Ә Азат Вәлиев үз чыгышында ут күршеләребез белән әгерҗелеләрне күпьеллык ныклы дуслык җепләре бәйләвен искәртте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100