news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗелеләр «Гырон Быдтон» республика бәйрәмендә катнашты

Әгерҗелеләр «Гырон Быдтон» республика бәйрәмендә катнашты
"Әгерҗе хәбәрләре"

«Гырон Быдтон» - Татарстанда яшәүче удмуртлар бәйрәме быел Баулы җирендә узды. Анда Варклед-Бодья клубының ике коллективы катнашты. Алар - «Инвис» халык вокаль ансамбле һәм «Дарт»коллективы. Баулы удмуртлары әгерҗелеләрне бик җылы кабул итте. Бу турыда «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Мондый бәйрәмнәр яңа танышулар, иске дуслар белән очрашулар алып килә. Бәйрәмне оештыручыларга бу сәяхәттән алган хис-тойгылар өчен бик зур рәхмәт», - диләр иҗат коллективларында катнашучылар.

Бәйрәмдә Татарстан, Удмуртия, Пермь крае, Киров өлкәсеннән иҗат коллективлары һәм кунаклар, Татарстанның 28 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 28 коллектив — 296 катнашучы булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100