news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә яшәүче үзешчән рәссам Юрий Шатунов истәлегенә граффити ясаган

Әгерҗедә яшәүче үзешчән рәссам Юрий Шатунов истәлегенә граффити ясаган
Радик Ибрашев фотолары

Әгерҗедә яшәүче үзешчән рәссам Радик Ибрашев, бетон диварда Юрий Шатуновның портретын ясап, июнь ахырында вафат булган җырчының истәлеген мәңгеләштергән. Граффити «Локомотив» стадионы янында барлыкка килгән.

Автор «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, рәссамга Шатуновның портретын ясау үтенече белән җырчының фанаты мөрәҗәгать иткән, ул социаль челтәрләрдә кирәкле материалларга акча җыюны оештырган. «Кешеләр акциядә бик теләп катнашты, кемдер – 100, кемдер 200 сум күчерде. Миңа ул артыгы белән җитте һәм ике көндә җырчының портретын иҗат иттем», - дип өстәде Ибрашев.

Портретның биеклеге  2 метр, киңлеге 4 метр тәшкил итә. Бетон диварның берсендә җырчының портреты урнашкан, ә икенчесендә соңгы җырындагы бер куплет урын алган.

Радик Ибрашев граффитины Шатуновның реаль фотосы нигезендә иҗат иткән. Ул аны туксанынчы елларда илебездә яшәүче күпләрнең хәтерендә калган яшь артист түгел, ә урта яшьләрдәге ир-ат итеп сурәтләгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100