news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайтучыны каршы алдылар

Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайтучыны каршы алдылар
"Әгерҗе хәбәрләре"

27 июнь кичендә Әгерҗе вокзалында халык күп иде. Россия һәм Татарстан флаграры, шарлар, чәчәкләр тоткан халык барысы да түземсезләнеп, иң якын кешеләрен көтте. Алар Украинадагы махсус операция уздыру зонасына командировкадан кайтучы туганнарын каршы алырга килгән.

Районда андыйлар барлыгы алты кеше. Александр Лобанов, Фәнис Зарифуллин, Сергей Гаврилов һәм Кирилл Тимофеев алданрак кайтты. Олег Исаев әле дә хезмәт итә. Ул алты айга контракт килешүе төзегән. Бу кичтә Эдуард Комаровны каршы алдылар. Бу турыда «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Мин аның исән-сау булуын күрер өчен каршысына җәяү йөгерер идем инде. Әлбәттә, аның өчен бик курыктык, борчылдык. Ләкин бүгеннән бу үткәндә калды инде», - ди ире белән очрашуны зарыгып көтүче 52 яшьлек Эдуард Комаровның хатыны Светлана. Ул газизен каршы алырга кызлары Анастасия белән килгән. 

«Райондашларыбыз һәм район җитәкчелеге исеменнән хезмәт командировкасыннан исән-имин кайтуыгыз белән котлыйбыз. Бездә шундый көчле рухлы кешеләр булуы белән горурланабыз. Сезгә, ныклык һәм батырлык күрсәткәнегез, шул ук вакытта алдыгызда куелган бурычларны тиешенчә үтәгәнегез өчен рәхмәт белдерәбез», - диде Әгерҗе районы хәрби комиссариаты вәкилләре.

« Мондый каршы алуны көтмәгән идем. Зур рәхмәт сезгә! Әйе, куркыныч иде, ләкин бу минем изге бурычым. Шуңа күрә мин анда ахыргача булдым. Югыйсә, аннары сезнең күзләрегезгә карарга да оят булыр иде. Иң мөһиме, без хәзер тагын бергә!» - диде Эдуард Комаров.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100