news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Ижевскида һәлак булганнар истәлегенә мемориал ачылды

Әгерҗедә Ижевскида һәлак булганнар истәлегенә мемориал ачылды
"Әгерҗе хәбәрләре"

Әгерҗедә Ижевскиның 88нче мәктәбендә һәлак булучылар истәлегенә стихияле мемориал булдырылды. Ул шәһәр үзәгендә Мәңгелек ут янында урнашкан һәм Яшьләр парламенты әгъзалары һәм «Авангард» яшьләр үзәге хезмәткәрләре инициативасы буенча оештырылган, дип хәбәр итә активистлар.

Әгерҗе районында яшәүчеләр һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Әгерҗеләр мемориалга чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр алып килә. Бу турыда «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Искәртик, 26 сентябрьдә Ижевскида фаҗига булды. 34 яшьлек Артем Казанцев үзе белем алган 88нче мәктәпкә кереп, юлда очраган һәркемгә ата башлаган. Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗига аркасында 39 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, 11 бала һәм 6 өлкән яшьтәге кеше һәлак булган.

Россия Тикшерү комитеты 17 кеше һәлак булган, дип белдерде.

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов 29 сентябрьгә кадәр республикада матәм көне итеп игълан итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100