news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Балаларны яклау көнен бәйрәм итәргә җыеналар

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Әгерҗе районының нәниләре өчен бик күп кызыклы чаралар узачак. Бәйрәм 1 июнь көнне 18:30 сәгатьтә «Яшьлек» паркында башланачак.

Программада «Холи буяулары» традицион фестивале, яшь башкаручылар концерты, DJ Ranis дискотекасы каралган. Бу турыда «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Кызыклы уеннар һәм конкурслар, күргәзмәләр, мастер-класслар, һава шарларыннан бүләкләр, картоннан эшләнмәләр ясау планлаштырылган.

Спорт-күңел ачу программалары да старт алачак. Бәйрәм олылар өчен дә, яшь кунаклар өчен дә күңелле тәэсирләр генә калдырыр дип ышанасы килә.

Шулай ук артистлар күңелле кәеф бүләк итәчәк, алар рус, татар җырларын һәм дәртле биюләрен башкарачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100