news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әгерҗе ветеринарлары йорттан йортка йөреп дуңгызларда Африка чумасы турында кисәтеп йөри

Әгерҗе ветеринарлары йорттан йортка йөреп дуңгызларда Африка чумасы турында кисәтеп йөри
"Әгерҗе хәбәрләре"

Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе белгечләре йорттан йортка кереп дуңгызларга Африка чумасы куркынычы янавы турында кисәтеп йөриләр.

Дуңгыз асрала торган шәхси хуҗалык башлыкларына кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Бу хайваннарның сәламәтлеген һәм баш санын саклап калырга ярдәм итәчәк.  Бу турыда «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Шулай итеп, дуңгызларга ветеринария хезмәте тарафыннан тәкъдим ителүче вакцинацияне уздыру, хайваннарны ябык бинада гына тоту, аларның торак пунктлар, бигрәк тә урман тирәләренә чыгуына юл куймау, декадага бер тапкыр дуңгызларны һәм аларны тота торган биналарны талпан, бөрчә кебек кан эчүче бөҗәкләргә каршы эшкәртү, кимерүчеләр белән даими көрәш алып бару мөһим.

Дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итмичә читтән дуңгызлар алып кайтмау, дуңгызларны ашатуда эшкәртелмәгән ризык кулланмау; имин булмаган территорияләр белән элемтәне чикләү киңәш ителә.

Дуңгызлар авырып киткән очракта кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итүегез сорала. 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100