news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыялар

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы хатын-кыз-депутатларының берләшмәсе мобилизацияләнгән ир-атларга ярдәмгә җылы әйберләр җыю турында игълан итә.

«Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителгәнчә, Җылы әйберләрне (термобелье, футболка, бәйләнгән оекбаш, перчатка, бияләй) Әгерҗе шәһәре Мәдәният йортына, шулай ук Красный бор авыл җирлеге башкарма комитетына алып килергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100