news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында иң талантлы гаиләләр осталыкта сыналды

Гаилә елында Әгерҗе районы балалар бакчалары арасында «Талант гаиләдә туа» исемле чара үтте. Анда 1нче, 4нче, 6нчы, 7нче, 8нче, Кичкетаң урта мәктәбенең мәктәпкәчә тәрбия төркеменнән һәм Тирсә балалар бакчасыннан Мойсееноклар, Газетдиновлар, Зарифуллиннар, Камалтиновлар, Александровлар, Гончаровлар һәм Атеевлар гаиләләре катнашты. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.

Балалар әти-әниләре, апа-абыйлары, әбиләре белән бергәләп «Визит карточкасы», «Безнең талантлар», «Гаилә иҗаты» бәйгеләрендә сыналдылар. Җыр-бию, шигырь сөйләүдән тыш, алар гаилә ядкарьләрен тәкъдим иттеләр, мавыгулары, шөгыльләре турында сөйләделәр.

Бәйгедә Кичкетан урта мәктәбенең мәктәпкәчә тәрбия төркеменнән Гончаровлар гаиләсе җиңү яулады. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100