news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе мегафермасында чит ил студентлары практика уза

Әгерҗе мегафермасында чит ил студентлары практика уза
"Әгерҗе хәбәрләре"

Казан дәүләт ветеринария медицина академиясенең 5 курс студентлары Әгерҗе районының Яңавыл мегафермасында практика уза. Африка кызлары һәм Вьетнам егете Әгерҗе районына беренче тапкыр килгән, мегафермада да чит ил студентларын беренче тапкыр кабул иткәннәр.

Боко Тхумая Занзибар утравыннан, Камати Дуки Намибиядан, Нгуен Тхань Вьетнамнан биш ел элек Казанга укырга килгән. Бу хакта «Агрызские вести» хәбәр итә.

«Рус телен өйрәнү өчен махсус курсларга йөрдек. Без Татарстанда яши торган халыкларның мәдәнияте һәм сәнгате белән кызыксынабыз. Казанның истәлекле урыннарын өйрәнәбез», – дип сөйләде студентлар.

Алар кайбер татар сүзләрен дә өйрәнгән. Аралашканда «исәнмесез, хәерле иртә, рәхмәт, сау булыгыз» сүзләрен кулланалар. Чит ил студентларына татар халкының милли ризыклары – чәкчәк, өчпочмак, өлеш, шулай ук хуш исле үлән чәйләре ошаган.

Студентлар мегафермада ай буе ветеринар һөнәре нечкәлекләре белән танышачак, туплаган белемнәрен практикада куллана. Аларга тәҗрибәле белгечләр ярдәм итә.

«Алар кызыксынучан. Шуңа да студентлар белән эшләргә күңелле. Алар яшь терлекләрне тикшерә, сыерларны ясалма орлыкландыручы эшенең үзенчәлекләре белән таныша», – диде мегаферма ветеринары Марина Чайникова.

Студентлар якыннарын бик сагына, биш ел дәвамында алар туган йортларындагы ата-аналары, абый-апалары белән интернеттан гына аралашып яши.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100