
Әгерҗе егете Виктор Иванов Россия җыелма командасы составына кертелгән. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Ул Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалында укый, чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.