news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстанда «Татар-информ» вәкиллеге оештырылырга мөмкин

Әфганстанда җирле татарлар тормышын тагын да җентекләбрәк һәм төгәл итеп тасвирлау өчен «Татар-информ» вәкиллеген төзергә мөмкин. Мондый фикерне Әфганстан делегациясенең «Татмедиа»га визиты вакытында Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин әйтте. Фондның вәкиллеге Кабулда эшли.

«Без Әфганстанда «Татар-информ» вәкиллеген оештыра алабыз. Татарлар анда күп. Сез алар турында беренче мәгълүмат чыганагы була алыр идегез. Анда башка чит ил агентлыклары эшли, әмма хәзер алар хакимият алмашына бәйләнгән», – дип мөрәҗәгать итте ул «Татмедиа» генераль директоры урынбасары – «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка.

Билалов үз җавабында моның яхшы фикер булуын әйтте. Аның сүзләренчә, «Татар-информ»ның Әфганстандагы татарлар белән бәйле мәгълүмати процессларда алга таба да актив катнашу теләге бар.

Әфганстан делегациясенең «Татмедиа»да булуы турында «Татар-информ» тулырак хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100