news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан татарлары кызларны мәктәптә мәҗбүри укыту мәсьәләсен күтәрде

Әфганстан аксакаллары советы җыелышы – Лойя-джиргада Кабул мөфтие, Әфганстан татарлары советы вәкиле Альхаджа Мулави Султан Ахмад Татар белдергәнчә, илнең барлык халкы да, шул исәптән кызлар да белем алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар сөйләде.

«Кабул мөфтие үзенең чыгышында мәгариф системасын реформалауга аерым басым ясады. Ул ассызыклаганча, халыкның барлык катламнары да белем алу хокукына ия булырга тиеш. Шул исәптән кызларны да мәктәптә укыту өчен каршылыклар булырга тиеш түгел», – дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта мөфти Әфганстанда яңа хакимият килгәч, урлаулар, коррупцион килешүләр очраклары сизелерлек кимүгә игътибар итте.

Әфганстан башкарма хакимият төзелеше буенча шактый уникаль ил. Күп кенә провинцияләрдә барысы да губернатор карарыннан тора. Кайбер провинцияләрдә губернаторлар кызларга белем алуны тыя, моны дини карашларга бәйләп аңлаталар.

«Без актив рәвештә бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә инде 12 провинциядә татар җәмгыятьләре тупланып яши торган урыннар бар, кызлар өчен белем алу сакланып калды», – дип шәрехләде бу проблеманы Россия мөселманнарының Казан хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. Фондның вәкиллеге Кабулда да бар.

Лойя-джиргада Әфганстан кабиләләреннән 3 меңнән артык дин белгече һәм аксакаллары, шулар арасында татар җәмгыятьләреннән 536 аксакал катнашкан. Җыелышта Россия мөселманнарының Казан хәйрия фондының сигез вәкиле дә булган.

Моңа кадәр Лойя-джирга Әфганстанда соңгы тапкыр 2020 елның августында җыелган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100