news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аерылышуларның гадиләштерелгән тәртибен закон чыгару дәрәҗәсендә бетерергә кирәк - ТР Президенты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә бу мәсьәлә буенча бердәм җаваплылык үзәген формалаштыруны йөкләде

 (Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Аерылышуларның гадиләштерелгән тәртибен закон чыгару дәрәҗәсендә бетерергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә игълан итте.

Гомумән, республика лидеры сүзләренә караганда, Татарстанда, төрле социаль программаларны гамәлгә ашыру буенча үткәрелә торган эшләр нәтиҗәсендә, берничә ел рәттән туучылар саны арту күзәтелә. "Өч, дүрт, биш балалы гаиләләр саны арта. Безнең бурыч - мондый гаиләләргә ярдәм итү", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Ул шулай ук, яңа корылган гаиләләрнең 40 проценты таркалуына аерым игътибар итеп: "Гаиләләрне саклау буенча комплекслы чаралар кабул итү зарур. Аерылышырга гариза бирүнең һәр очрагын анализларга кирәк", - диде ТР Президенты.

Шулай ук ныклы гаиләне пропагандалау ихтыяҗы һәм бу мәсьәләдә ММЧ зур роль уйнавы турында да искәртте.

"Аерылышуларның гадиләштерелгән тәртибен закон чыгару дәрәҗәсендә бетерергә кирәк. Гомумән, гаилә сәясәте мәсьәләләренә аерым игътибар бирү зарур. Республика Хөкүмәтенә бу мәсьәлә буенча бердәм үзәк формалаштыруны йөклим", - дип  әлеге мәсьәләдә фикерен тәмамлады Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100