news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Җәен Россиянең көньягына 250гә якын өстәмә рейс билгеләргә ниятлиләр

Федераль пассажир компаниясе җәен Россиянең көньягына ким дигәндә 250 өстәмә рейс билгеләргә ниятли. Бу хакта «Российская газета» РФ Транспорт министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Җәйге чорда көньяк юнәлештә ким дигәндә 250 өстәмә рейс билгеләү күздә тотыла», - диелә белдерүдә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 24 майга ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләр, шул исәптән Мәскәү - Анапа, Смоленск /Брянск - Имеретинский курорты, Киров - Адлер, Түбән Новгород - Адлер, Ульяновск - Анапа, Екатеринбург - Анапа, Екатеринбург - Имеретинский курорты маршрутлары буенча 103 рейс билгеләнгән инде.

Өстәмә рейслар нәтиҗәсендә көньяк юнәлештә урыннар санын 132 меңгә арттыруга ирешелгән.

Быелның җәендә Россия тимер юллары еракка йөри торган поездларда 40 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтергә ниятли. Шул исәптән оешкан балалар төркемнәре составында 400 меңнән артык бала тимер юл хезмәтеннән файдаланыр дип көтелә. Бу узган елга караганда 31 процентка артыграк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100