Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча миллиардер Семинны эзләү игълан ителгән
«АС Менеджмент» идарәче компаниясенең 400 дән артык объектына арест салынган
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча «АС Менеджмент» идарәче компаниясенең Директорлар советы рәисе миллиардер Алексей Семинны эзләү игълан ителгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты рәсми вәкиле Владимир Маркин хәбәр итә.
Ул шулай ук, «АС Менеджмент» идарәче компаниясе” ЯАҖ нең милке, төгәлрәге Россия Федерациясендәге 400 күчемсез милек объекты һәм җир участогына арест салынган, дип белдерә.
Искәртеп узабыз: «АС Менеджмент» идарәче компаниясе” ЯАҖ “Адмирал” сәүдә үзәге урнашкан дүрт бинаның милекчесе булган. Агымдагы елның 11 мартында чыккан янгында 17 кешенең гомере өзелгән, 2 кеше хәбәрсез югалган дип санала.
Фотосурәт forbes.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз