news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Адмирал"дагы янгын турындагы эш фигуранты Семин Россиягә кайтырга җыенмый - ММЧ

Бу хакта миллиардер җитәкләгән ASG төркеме матбугат сәркатибе хәбәр итте

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы җинаять эше буенча эзләүгә игълан ителгән "АС Менеджмент" Идарәче компания" ЯАҖ Директорлар советы рәисе, ASG инвестицион төркеме хуҗасы Алексей Семин якын арада Франциядән Россиягә әйләнеп кайтырга җыенмый, дип хәбәр итә "Интерфакс". 

"Алексей Владимирович тикшерүчеләргә үзенең кайдалыгын хәбәр итте. Ул Франциядә, дәвалана. Якын арада Россиягә әйләнеп кайтырга җыенмый", - дип белдергән агентлыкка ASG төркеме матбугат сәркатибе Татьяна Славкина.

Искәртеп узабыз: бүген Алексей Семинны эзләүгә игълан итү мәгълүм булды. Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин аңлатып узганча, тикшерүчеләрдә "Ас Менеджмент" Директорлар советы рәисе булып торган Алексей Семин чынлыкта әлеге фирманың эшчәнлеген оператив контрольдә тоткан дигән мәгълүмат бар.

"АС Менеджмент" Идарәче компаниясе” ЯАҖ нең милке, төгәлрәге Россия Федерациясендәге 400 күчемсез милек объекты һәм җир участогына арест салынган.  

Әйтергә кирәк: «АС Менеджмент» идарәче компаниясе” ЯАҖ “Адмирал” сәүдә үзәге урнашкан дүрт бинаның милекчесе булган. Агымдагы елның 11 мартында чыккан янгында 17 кешенең гомере өзелгән, 2 кеше хәбәрсез югалган дип санала.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100