news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ачылыш кубогы белән Континенталь хоккей лигасының яңа сезоны башлана

"Ак Барс" сезонны иртәгә Ригада "Динамо" белән башлый

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген Континенталь хоккей лигасының сигезенче сезоны башлана. Ачылыш кубогы өчен көрәштә Санкт-Петербургның СКА һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары очраша.

"Ак Барс" сезонны иртәгә Ригада "Динамо" белән башлый. Казанлылар беренче сигез матчны кунакта үткәрәчәк. Җанатарлар үзләренең яраткан командасын "Татнефть-арена"да 13 сентябрь көнне генә күрә алачак. Ул көнне алар үзләренең принципиаль көндәшләре булган Уфаның "Салават Юлаев" командасын кабул итә. Түбән Каманыж "Нефтехимик" командасы сезонны 26 августта үз бозында "Югра" клубына каршы уен белән башлый.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100