news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
А.Фәррахов: “Татар-информ” хөрмәткә лаек мәгълүмат чыганакларының берсе”
ТР сәламәтлек саклау министры “Татар-информ” коллективын котлады
Скопировать ссылку
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коллективын котлады.
“Сезне чын күңелдән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 20 еллык юбилее белән котлыйм. Агентлык 20 ел эшләү вакытында укучыларның ышанычын яулады. Көн саен татарстанлыларның күбесе нәкъ менә сездән республика һәм ил вакыйгалар турында мәгълүмат ала. Бүген “Татар-информ” редакциянең һәм хәбәрчеләрнең югары дәрәҗәдәге профессиональлеге, объективлыгы, оперативлыгы нәтиҗәсендә хөрмәткә лаек мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора.
Без “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлеген мәгълүмати яктыртуда ярдәмен югары бәялибез. Сезнең журналистларыгыз һәрвакыт республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге вакыйгалар үзәгендә. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән халыкка оператив мәгълүмат җиткерәбез, кисәтәбез, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз. Иҗат юлыгызда зур уңышларга һәм җиңүләргә ирешә алуыгызга ышанам. Сезгә бәхет, сәламәтлек, иҗади уңышлар телим”, - диелә ТР сәламәтлек саклау министры котлавында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot