Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
9 ай эчендә “Әлмәт-Су каналы” ААҖдә зыян өч миллион тирәсе тәшкил иткән
9 ай эчендә “Әлмәт-Су каналы” ААҖдә зыян өч миллион тирәсе тәшкил иткән
(Әлмәт, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Марат Бәдретдинов). 9 ай эчендә “Әлмәт-Су каналы” ААҖдә зыян өч миллион тирәсе тәшкил иткән. Бу хакта предприятие Директорлар советы утырышында җәмгыятьнең генераль директоры Наил Шәмсетдинов хәбәр итте. Бу чор эчендә кредитор бурычы да шул күләмдә кыскарган. Предприятие белән күптән түнел җитәкчелек итә башлаган Н.Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, дебиторларга даими рәвештә дәгъва белдерәләр, кайберләренә карата Арбитраж судына бурычны каплау турында иск гаризалары бирелгән.
Директорлар советына объектларны модернизацияләү һәм реконструкцияләү планы тәкъдим ителде. Аерым алганда, предприятиенең Директорлар советы рәисе Ришат Әбүбәкеров “Су каналы” җитәкчелеге алдында түбәндәге бурычларны куйды: су бүлгечләрдә басымны көйләү җайланмалары урнаштырырга, үткәргеч торбаларда су югалуны киметү һәм 30 ноябрьгә кадәр су белән тәэмин итүгә тарифларны киметү программасын эшкәртү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз